1 июнь Киртәле авылы мәдәният хезмәткәрләре «Татарстанда Җәй» проекты кысаларында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Балачак планетасы» күңел ачу-уен программасы үткәрделәр.
Иртәдән үк авыл мәдәният йорты мәйданында шатлыклы һәм бәйрәмчә кәеф хөкем сөрде. Балалар җырлары яңгырады, күңел ачуга кушылырга өндәделәр. Яңгыравыклы елмаюлар, малайлар һәм кызларның бәхетле йөзләре-спорт мәйданчыгында шундый җанлы атмосфера хөкем сөрде. Чара башында алып баручылар балаларга балачак бәйрәме тарихы турында сөйләделәр. Балалар командаларга бүленеп, зирәклек һәм җитезлек буенча ярыштылар. Ярышларның барлык этапларында да балалар җиңүгә омтылдылар, сикерделәр, йөгерделәр һәм күңелле рәсемнәр ясадылар. Әлеге чара һәркемдә күтәренке кәеф тудырды.