Тәтеш шәһәре А.А. Соколовский исемендәге 2 нче урта гомуми белем мәктәбенең «Кояшкай» мәктәп яны лагеренда сменаның өченче көне.
Иртә саф һавада күңелле зарядка белән башланды.
Тәмле иртәнге аштан соң лагерьда тәрбияләнүчеләрне гадәти булмаган һәм бик тәмле “Прәннек шедевры” мастер-классы узды.
Лагерьда тәрбияләнүчеләр шулай ук шахмат һәм шашка турнирында да дәртләнеп катнаштылар.
Тәмле төшке аштан соң лагерь җанланып китте. Мөһим вакыйга: сменаның тантаналы ачылышы булды. Тантана матур һәм бәйрәмчә узды: сәламләү сүзләре яңгырады, мәктәп администрациясеннән һәм вожатыйлардан җылы сүзләр; җырлар яңгырады. Балалар бергә
җәйге каникулларның яңа мавыктыргыч этабына старт бирделәр.

