Тәтеш шәһәренең "Сабый" балалар бакчасы хәбәр итә

2026 елның 5 июне, җомга

   Күпмилләтле халкыбызның бай мәдәнияте үсеп килүче буынны тәрбияләү өчен зур мөмкинлекләр бирә. Һәр халыкның үз традицияләре, бәйрәмнәре, уеннары бар. Безнең республикада иң мөһим һәм зур бәйрәмнәрнең берсе-Сабантуй (сабан бәйрәме). Сабантуй-кыр һәм чәчү эшләренең тәмамлануын күңелле бәйрәм итү, анда милли җырлар, биюләр, шаян конкурслар, спорт ярышлары тынмый. Традиция буенча июнь башында «Сабый» балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме үткәрелә. Бәйрәмдә барлык балалар да катнашты.
Балалар милли уеннарда үзләренең җитезлекләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр: «Капчыкларда сикерү», «Көянтә һәм чиләкләр белән йөгерү», «Кашыкта йомырка күчерү», «Атларда чабыш», «Күзеңне йомып чүлмәккә тап». Сабантуйда катнашучы нәниләрнең бу матур милли бәйрәм турында онытылмас тәэсирләр калачак.

   ​ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International