«Бер экспонат тарихы.Татар миче »

2026 елның 10 июне, чәршәмбе

Китапханәдә «Бер экспонат тарихы.Татар миче » Бакырчы урта мәктәбе “ Кояшкай” мәктәп яны лагере балалары өчен чара үтте. Ул укучыларга традицион татар көнкүрешенең иң әһәмиятле әйберләренә яңача карарга мөмкинлек бирде. Балалар татар миченең тарихы һәм төзелеше белән таныштылар. Китапханәче Ахсанова Х.Р. мавыктыргыч һәм танып белү формасында мич ягулары, анда ризык әзерләүләре турында сөйләде. Хәрәкәтле уеннар күңелле үтте, мичне искә алган мәкальләр һәм әйтемнәр, әкиятләр искә төште, мич турында табышмаклар чиштеләр. Балалар өчен иң кызыклысы мичтә коймак пешерү булды, анда алар бик теләп катнаштылар. «Бер экспонат тарихы” балаларга конкрет предметның тарихын ачып кына калмады, татар авылының традицион торышын тирәнрәк аңларга һәм беренче карашка» татар миче  дигән гади төшенчә турында күп яңалыклар белергә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International