11 июль Чүпрәле районының Яңа Ишле авылында Вәлиулла Хәсәнов истәлегенә «Вәлиулла Хәсәнов укулары» II фәнни-гамәли конференция һәм авыл көне булып узды.
Келәш авыл мәдәният йортының «Хәтирә» фольклор коллективы кунакларны үзләренең сәләтләре белән сөендерде. Үзешчәннәр тамашачыларга ике матур йола — «Урак уру» һәм «Чәй үләннәре җыю» күрсәттеләр. Кайнап торган смавардан хуш исле үләннәр белән чәй эчү, шулай ук гармун тавышлары астында шаян җырлар һәм биюләр бәйрәмнең чын бизәге булды.
