5 август Кашка авылында «Татарстанда Җәй» Республика программасы кысаларында, Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының мәдәни-ял итү учреждениеләре арасында «2026 елның иң яхшы мәдәни-ял итү учреждениесе» III район күзәтү-конкурсы кысаларында «Алтын кул осталары» бәйрәме булып узды.
Кул эшчеләре күргәзмәсе барысын да сокландырды: балчыктан ясалган халык сыннары, бәйләгән җыйнак уенчыклар һәм кулдан эшләнгән нәфис аксессуарлар күз карашын үзенә тарта иде. Корамалы юрганнар һәм үлән эшләнмәләре бу гаҗәеп коллекцияне тулыландыра иде. Уеннар һәм конкурслар беркемне дә читтә калдырмады-елмаю һәм шатлык бөтен җирдә яңгырады. Авыл артистларының матур чыгышларыннан соң кунаклар мастер-класста катнаша алдылар һәм үз көчләрен шушы борынгы һөнәрдә сынап карадылар.