«Сабый» балалар бакчасында 24 сентябрь көнне «Игелекле уеннар» проекты кысаларында Бөтендөнья диңгез көненә багышланган тематик көн үткәрелде. Кече төркемдә нәниләр диңгез киңлекләре буйлап мавыктыргыч сәяхәткә китәләр-һәм су асты дөньясының никадәр матур һәм нәзберек булуын беләләр.