Тәтеш стендка ату мәктәбенә нигез салучы С.С.Яруллинның тууына 100 ел.
Юрий Столыпин, Андрей Бычков, Василий Петяев, Юрий Шегуров, Сергей Протасов, Николай Тенилин, Юрий Юдин, Людмила Володина, Светлана Демина, Альбина Шакирова, Ландыш Кварталова, Лилия Валеева, Александр Вавилов, Александр Фурасьев һәм башкалар. Күләме буенча зур булмаган мәкаләдә Тәтешнең бөтен танылган укчы-спортчыларының һәм тренерларының исем-фамилияләрен сыйдырып бетереп булмас. Ә инде аларның казанышларын саный китсәң, бер гәзит саны да җитмәячәк.
Хәзер инде Тәтешне ату стендыннан башка күз алдына да китереп булмый. Һәр көн диярлек – эссе җәйдә дә, көзге яңгырларда да, язгы юл өзеклегендә дә, кышкы салкыннарда да дистәләп яшь тәтешле стендка ату спорт мәктәбенә ашыгалар. Стендка ату инде күп еллар буе безнең райүзәкнең спорт төрләре арасында иң киң таралганы булып тора. Хәзерге вакытта стендка ату мәктәбендә 174 тәрбияләнүче шөгыльләнә. Спорт учреждениясенең штаты 30 кешедән тора.
Султан Яруллин – Тәтеш спорты легендасы. Ул, кырда, бер мәйданчыкта “ату стенды” исемле спорт объектын урнаштыра һәм хәрәкәткә китерә. Күпләр аны саташкан, сәер кеше дип санадылар. Ләкин ул, авырлыкларга карамый, тормышы иптәше Лидия Филипповна ярдәме белән куелган максатларын ирешергә – Тәтештә чемпионнар үстерергә теләде.
Салынган дәвереннән алып стендка ату буенча Тәтеш спорт мәктәбе диварларыннан 2000нән артык тәрбияләнүче чыкты. Аларның күбесе ату спорты дөньясына билгеле һәм танылган спортчылар булдылар. Бу Светлана Демина, Людмила Володина, Альбина Шакирова, Ландыш Кварталова, Лилия Валеева, Александр Вавилов, Александр Фурасьев һәм башкалар.
20 ел буена мәктәпне Россиянең танылган тренеры, Султан Яруллинның укучысы Сергей Протасов җитәкләде, С.С.Яруллинның икенче бер тәрбияләнүчесе, “Россия Федерациясенең танылган тренеры” Сергей Демин хәзерге вакытта Татарстан Республикасы пуля һәм стендка ату федерациясе президенты һәм стендка ату буенча Татарстан Республикасы җыелма командасының баш тренеры булып тора.
Үзләренең мәктәпләренә тугры калган һәм бүген дә тренер сыйфатында шунда хезмәт куйган кешеләр бар, ул – Виктор Филиппов, Альберт Бадртдинов, Роман Какунин, Александр Вавилов, Виталий Вахтуров. Алар барысы да СССР һәм Россиянең спорт мастеры исемен йөртәләр.
25 июль көнне, мәктәп һәм аның барлык хезмәткәрләре стендка ату мәктәбенә нигез салучының тууына 100 еллыгын бәйрәм итә. Бөек мастерның бөтен укучылары да җыелачак һәм бергә уздырган якты мизгелләрне искә алып полковник, Бөек Ватан сугышы катнашучысы, Ленин ордены, Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры, Тәтеш спорты легендасы – Солтан Яруллин бюстына чәчәкләр куячаклар.
Солтан Сөнгатуллович дәвамчыларының алдында әле тагын да яңарак стартлар, яңа җиңүләр һәм бөек казанышлар тора.
2025 елның 17 мартында Казан шәһәрендә 2024-2025 уку елында Татарстан Республикасында «Россия Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы старт алды.