Тәтеш муниципаль районы Советының 57 утырышы

2015 елның 24 феврале, сишәмбе
Бүген, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасының 5 чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Валерий Власов һәм Татарстан Республикасы Юстиция министры Лариса Глухова, шулай ук Татарстан Республикасы Президент Аппараты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволарының җаваплы хезмәткәрләре катнашында Тәтеш муниципаль районы Советының 57 утырышы булды.
Утырыш башланганчы Фәрид Хәйруллович район предприятияләре продукцияләре күргәзмәсен карап чыкты, аларның җитәкчеләре белән аралашты.






1. Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Рәмис Сафиуллов 2014 елга эш отчеты һәм 2015 елга планлаштырылган мәсьәләләре белән чыгыш ясады. Башлык иҗтимагый һәм икътисади өлкәләргә кагылган сорауларны да кузгатты: “2014 елда районда барлык төп федераль һәм республика программалары да актив үтәлде: капиталь ремонтлау һәм торак төзелеше, социаль-мәдәни объектлар, юллар төзелеше”.

Рәмис Хатыйп улы 2014 елда районның социаль-икътисади үсешенең төп нәтиҗәләрен тәкъдим итте: “Тулаем алганда, туплама бюджетның табыш өлеше үтәлүенә ирешү мөмкин булды. Бюджет үтәлешенең әлеге күрсәткечләре, өстәмә алган керемнәр һәм бюджетлар хисабындагы калдыкларны максатлы программаларны софинанслаштыруга һәм яңа расход йөкләмәләрен кабул итүгә мөмкинлек бирде. Районның муниципаль бурычы юк.

2014 елда районның эре һәм урта предприятияләрендә уртача айлык хезмәт хакы 10 % күтәрелде”.

Шулай ук Башлык, район икътисадының нигезе – авыл хуҗалыгы икәнлеген ассызыклап, районның агросәнәгать комплексындагы эш хәлләре хакында да әйтеп үтте: “Бүген безнең алдыбызда иң элек авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эффективлыкны күтәрү бурычы ята. Авыл хуҗалыгы күрсәткечләрен үстерү өчен барлык юнәлешләр дә бик актуаль. Моңа эре авыл хуҗалыгы оешмалары, фермер хуҗалыклары һәм халыкның шәхси хуҗалыклары үсеше дә керә. <...> Безнең агымдагы елга бурычыбыз – авыл эшчәннәрен гаилә фермалары тудыруга һәм шәхси хуҗалыклар үсешенә җәлеп итү буенча актив эшләр алып бару”.

Башлык кече һәм урта эшмәкәрлек, эш урыннары һәм салым керемнәренең муниципаль берәмлек яшәешенә керткән мөһим өлеше, әлеге юнәлешнең үсеш планнары хакында хәбәр итте: “Агымдагы елда, район территориясендә яңа бизнес-проектлар тудыру өчен потенциаль инвесторлар эзләү, инде башланган проектларны тормышка ашыру дәвам ителәчәк. Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү өлкәләренә салынган инвестицияләр һәрчак приоритетлы булып калачак.

Хәзерге вакытта элеккеге “Вамин-Татарстан” ААҖ филиалының Тәтеш май-сыр комбинаты һәм Тәтеш ХПП биналары буш тора. Бүген милек хуҗалары, буш объектларны куллану мөмкинлегенең мөһимлеген ахырына кадәр аңлап бетермичә, инвесторларны җәлеп итми торган шартлар куялар. Безнең алдыбызда торган бурычларның берсе – ике як өчен дә максималь файдалы бәйләнешләр төзү”.

Шулай ук демографик халәт, районны төзекләндерү, торак-коммуналь хуҗалыгы, белем бирү, спорт һәм мәдәният өлкәләре буенча мәгълүматлар бирелде.

Чыгышына йомгаклау ясап, Рәмис Хатыйп улы 2015 елга куелган төп мәсьәләләрне билгеләп үтте: “Әлеге эшнең төп максаты – тәтешлеләрнең тормышларын яхшырту. Һәм бу максатыбызга ирешү өчен, агымдагы елда алдыбызга түбәндәге бурычларны куярга кирәк:

-      Иҗтимагый-сәяси стабильлекне саклау;

-      Авыл хуҗалыгы өлкәсе производствосының нәтиҗәлелеген күтәрү;

-      Районның инвестицион җәлеп итүчәнлеген тудыру буенча төрле чаралар кабул итү;

-      Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүдә киләчәктә дә булышлык күрсәтү;

-      Кризислы периодта хезмәт базарында стабильлекне саклау;

-      Капиталь салып куюларны тулысынча файдалану;

-      Эшкә яраклы яшьтә үлем очракларын киметү, туучанлыкны арттыру, гаиләләргә булышлык күрсәтү өчен шартлар тудыру;

-      Физик тәрбия һәм спорт өлкәләрендәге популяризацияне дәвам итү;

-      Туризм үсеше өчен уңай шартлар тудыру буенча төрле чараларны реализацияләү”.



2. Өстәмә докладчы итеп “Тәтеш шәһәре” муниципаль берәмлеге Советы депутаты, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы директоры Марат Фазлеев чыгыш ясады. Марат Галимҗан улы авыл хуҗалыгында халыкның мәшгульлеге хакындагы һәм кадрлар белән тәэмин итүчәнлеге сорауларын яңгыратты: “Алгарышлы хәрәкәт ясау өчен, кадрлар мәсьәләсен чишү таләп ителә”. Шулай ук Марат Галимҗанович, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге кадрларның картаюы сәбәпле, яңа кадрлар әзерләү өчен, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы базасында ресурслар үзәге тудыру кирәклеген дә билгеләп үтте. “Кирәкле булган материаль-техник база бар инде, ләкин Идел буе зонасында зур күләмле җитештерүчәнлеккә ия булган якорьлы инвестор – ААҖ “Холдинговая компания”АкБарс”ның катнашы да кирәк.

3. Узган елга эш хисабы белән Олы Тормы авыл җирлеге башлыгы Илсөя Хисамова чыгыш ясады.

4. 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының Социаль-икътисади үсеш стратегиясенең төп юнәлешләре белән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева таныштырды.


Фәрид Хәйрулла улы район Башлыгының чыгышын бәяләп: “Доклад проблемаларны анализлау, агымдагы елга бурычлар куюны да кертеп төзелгән зур күләмле һәм күпьяклы булды”, - диде, һәм Татарстан Республикасы хакимиятенең 2014 ел нәтиҗәләре белән таныштырды. Илдә урнашкан икътисади ситуацияләрнең нәтиҗәләрен минимальләштерү өчен төрле чаралар кулланганлыгын хәбәр итеп, Фәрид Хәйруллович шулай ук тышкы сәясәт сорауларын да кузгатты: “Авырлыклар килеп чыгуга да кармастан, 2015 елга социаль-икътисади үсеш һәм гамәлдәге 27 республика һәм федераль төзелеш программаларының берсе дә туктатылмаячак”.
Фәрид Хәйрулла улы демографик күрсәткечләр, авыл җирлеге башлыкларының эш результативлыгы түбән булганга, шәхси секторларда терлекләрнең баш саны кимүе белән бәйле ситуацияләр хакында борчылганлыгын да әйтте: “Республика тарафыннан авыл җирлеге башлыкларына бик зур ярдәм күрсәтелә: эш хаклары арттырылды, һәр җитәкченең шәхси транспорты бар, тик сезнең яктан да нәтиҗәлелек булырга тиеш. Халык белән бәйләнешне ныгытырга, авыл хуҗалыгы үсеше белән шөгыльләнә торган, авылда яшәүне хуплаучы эшлекле, инициативалы кешеләр табарга кирәк”, - дигән сүзләр белән Фәрид Мөхәммәтшин районның депутатларына, авыл җирлеге башлыкларына мөрәҗәгать итте.



Очрашу азагында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе һәм Тәтеш муниципаль районы Башлыгы республика һәм район үсешенә мөһим өлеш керткән тәтешлеләргә лаеклы бүләкләрен тапшырдылар. “Хезмәт батырлыгы өчен" Татарстан Республикасы медаленә Олы Тархан урта мәктәбе директоры Шагаев Расыйх Интал улы лаек булды. “Татарстан Республикасының танылган укытучысы” Мактаулы исеменә педагогика көллияте мөгаллиме Минкина Мәрьям Абдулловна ия булды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәхмәт хаты һәм медаль белән ТРЭС начальнигы Демагин Виктор Александрович һәм Тәтеш үзәк хастаханәсенең гомумтәҗрибә табибы Корсакова Галина Николаевна, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәт хаты белән ҖЧҖ “Родина” агрофирмасының терлек караучысы Исаев Александр Григорьевич, авыл җирлеге чыршысын иң матур итеп бизәгәне өчен Татарстан Республикасы дипломы белән Олы Тормы авыл җирлеге башлыгы Хисамова Илсөя Илһамовна бүләкләнделәр.


(Утырыш репортажын 25 февраль көнне, 21:00 сәгатьтә ТНВ-Тәтеш каналыннан күрсәтәчәкләр)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International