Бидәңге авылының мәктәбе хәбәр итә

2015 елның 28 декабре, дүшәмбе

27 декабрь көнне Бидәңге авылының мәктәбендә Яңа ел чаралары үтте. Матур итеп бизәлгән залда балалар өчен әкияти тамаша булды. Тамашаны 1 - 9 сыйныф укучылары әзерләделәр. Төрле костюмнар, кызыклы конкурслар, татлы бүләкләр, күңелле концерт номерлары – барысы да бәйрәм кәефен барлыкка китерде. Югары сыйныф укучылары музыкаль номерлар белән театральләштерелгән чыгышлар ясадылар.

Бәйрәм бер сулышта узды, барлык катнашучылар күтәренке күңел белән калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International