Байраш авылының Мәдәният йорты хәбәр итә

2016 елның 1 августы, дүшәмбе

Дуслык – дөньяда иң кирәкле нәрсәләрнең берсе. Дуслары булган кеше генә бәхетле була. Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын, диләр. Чынлап та, дуслары булган кеше беркайчан да югалып калмый. Дуслык – бөек нәрсә ул. Чын дуслыкны тоя белергә, табарга, югалтмаска кирәк. Һәр кеше үзенең дустын аның кешелеклелек сыйфатларына, кылган эшләренә карап сайлый. Әгәр дә дустыңа ышанычыңны күрсәтсәң, үзеңнең серләреңне курыкмыйча тапшыра алсаң, иптәшең чын дуслыкка лаек. "Дусларның теле каты тоелса да, күңеле йомшак була” дигән татар халык мәкале бар. Ягъни дуслар дөрес сүзне туры итеп әйтә алалар, аларның киңәшләре алтынга тиң.

29 июль көнне, Дуслык көне уңаеннан, Байраш Мәдәният йорты җитәкчесе "Дуслык – бөек нәрсә ул" дип исемләнгән чара үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International