18 октябрь көнне Тәтеш муниципаль районы Чуаш Республикасы Цивильск районының мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре делегациясен кабул итте. Гадәттәгечә, кунакларны икмәк һәм тоз белән каршы алдылар. Тәтеш районының Мәдәният йортында "Түгәрәк өстәл" оештырылды. Эш сәфәре барышында кунаклар Тәтеш ягы тарихы музеенда һәм Кошки-Новотимбаево авылында булдылар.


