Район данын "Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим" республика бәйгесендә Тәтеш шәһәренең "Әкият" балалар бакчасы тәрбиячесе Вавилина Юлия Александровна яклады. Чара 9 декабрь көнне Арча районында узды. Рус телле тәрбиячеләрнең һөнәри осталыгын күтәрүгә корылган бәйгедә тәрбиячеләр 4 номинациядә көч сынашты. Тәрбиячеләр үзләренең татар телен белүләрен һәм этномәдәни региональ компонент белән эшләү тәҗрибәсен күрсәттеләр.