Урюм авылының китапханәсе хәбәр итә

2017 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Урюм авылының Мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре авыл халкына чын бәйрәм бүләк иттеләр - Раштуа чыршысын. Раштуа - христиан динен тотучыларның зур бәйрәме. Ул чиркәү тарафыннан IV гасырдан билгеләп үтелә. Әлеге көн, табигатьнең Кояш торгынлыгыннан чыгып, елның җәйгә таба авышуына туры килә. Нәкъ менә бу вакыйганы бәйрәмдә катнашучылар үз спектакльләрендә күрсәтергә тырышты. Балалар рольләрен әйбәт башкарды. Бәйрәм кичәсен Яңа ел персонажлары - Кыш Бабай һәм Кар кызы дәвам иттеләр. Бәйрәмдә җырлар һәм шигырьләр яңгырады, балалар һәм өлкәннәр бик теләп төрле бәйгеләрдә катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International