Сәламәтлек – кешенең иң зур байлыгы. Көчле, җитез, түзем, эшкә сәләтле булу өчен даими рәвештә физик эш, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Бу уңайдан, районыбызда да 18 февраль көнне 12.00 сәгатьтә Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы – "Чаңгы юлы 2017" узышларына старт биреләчәк.
"Чаңгы юлы" – иң масштаблы Бөтенроссия чаңгы ярышларының берсе. Ул 1982 елдан бирле ел саен уздырыла. Быел Россиядә бу көнне 450 меңләп кеше чаңгыга басар, дип көтелә. 2015 елгы чарада Татарстан буенча 170 мең кеше чаңгыда узышырга чыккан. Быел да катнашучылар саны ким булырга тиеш түгел.