"Тәтеш шәһәренең икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе хәбәр итә

2017 елның 18 июне, якшәмбе

2017нче елның 15нче июнь көнне җәйге мәктәп савыктыргыч "Кояшкай" лагеренда балалар "Татлы агач" янына куркынычсызлык сукмагын салдылар. Бу сәяхәт - уенда һәр отряд үз маршруты буенча барды һәм барган чакта юл кагыйдәләрен кабатлады. Юл ахырында аларны сюрприз көтте - "Татлы агачны" табар өчен күрсәткеч. Сер ачылды, "Татлы агач" мәктәп ашханәсендә иде. Бөтен отряд балалары үз маршрутларын уңышлы үттеләр. Көндезге аштан соң, линейкада, һәрбер балага җимешләр белән пакет бирделәр. Аннары балалар Маша һәм аю турында мультфильм карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International