16 июнь көнне Байраш авылының Мәдәният йортында Фаттахов Ильназ Рәмис улын армия сафларына озату кичәсе үтте. Булачак солдатка туганнары, дуслары, мәдәният хезмәткәрләре, китапханә җитәкчесе изге теләкләрен җиткерделәр. Авыл җирлеге башлыгы Губеев Әсхәт истәлекле бүләк тапшырды. Кичә концерт программасы белән дәвам итте. Ильназга барысы да уңышлы хезмәт итеп исән - сау туган авылына әйләнеп кайтуын теләделәр.