Ел саен 22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнне, без Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләрне искә алабыз. 22 июнь көнне Олы Тормы җирлек китапханәсендә "Истә – яшәр өчен” дигән батырлык дәресе үтте. Дәрестә сугыш, әлеге сугышта катнашучы якташларыбыз турында сөйләштеләр. Чара барышында “Хәтер генә кала” дигән презентация күрсәтелде. Шулай ук китапханәче “Хәтер” китабы белән таныштырды.
.jpg)