Келәш җирлек китапханәсе хәбәр итә

2017 елның 8 августы, сишәмбе

Борынгы грек философы Цицерон “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк” дип әйтеп калдырган. Музейлар нәкъ менә тарихны саклау, үткәннәр белән бүгенгене һәм киләчәкне бәйләүче булып торалар. Келәш җирлек китапханәсе дә шул миссияне үти. 8 нче августта китапханәче Гөлчәчәк Галимова балалар белән тарих сәгате уздырды. Күпчелек кунакка кайткан балалар әти-әниләренең кече ватаннарының тарихы турында кызыксынып тыңладылар, татар халкының элеккеге көнкүреш әйберләре белән таныштылар, кызлар борынгы калфаклар киеп көязләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International