Алабирде авылы китапханәсе хәбәр итә

2017 елның 28 августы, дүшәмбе

25 август көнне Алабирде авылы китапханәсендә “Хәзинәләр утравында җәй” дип исемләнгән җәйге укулар программасына йомгак ясалды. Программа кысаларында җәй буена балалар белән барлыгы сигез күмәк чара оештырылды. Балалар китапханәдә китап укып кына калмыйча, төрле уеннар уйнадылар, конкурсларда катнаштылар, музыка тыңладылар, мультфильмнар карадылар, рәхәтләнеп аралаштылар, шул ук вакытта баллар да җыйдылар. 168 балл җыйган 2 сыйныф укучысы Шәрәфиева Рүзинә җәйге укулар программасының җиңүчесе дип табылды.

Очрашу ахырында китапханәче укучыларга, балалар язучысы Р.Мингалимнең 80 еллыгы уңаеннан, шагыйрьнең иҗатына багышланган буктрейлер һәм мөстәкыйль уку өчен китапларын тәкъдим итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International