"Республика буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа территориаль бүлегендә түбәндәге адреслар буенча: Буа шәһәре Еремов ур., 135; Тәтеш шәһәре, Свердлов ур., 43, 2024 елның 10 октябре 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне үткәрелә.
1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Бу бәйрәм барлык өлкән яшьтәге кешеләргә намуслы хезмәтләре, гаять зур тормыш тәҗрибәләре, игелекләре, зирәклекләре өчен тирән ихтирам һәм җылы рәхмәт сүзләре әйтергә мөмкинлек бирә.
29 октябрьдә 18.30 сәгатьтә Тәтеш район мәдәният йортында Татарстанның атказанган артисты Нурзадә Вәлиуллинаның концерты була. Нурзадә - «Болгар» милли музыкаль премиясе лауреаты, «Манзара» музыкаль премиясе лауреаты, Автор-башкаручы.
2024 елның 1 октябреннән 7 октябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда гадәттән тыш һәм югары янгын куркынычы сакланачак (5 һәм 4 класслар).
Халыкара өлкәннәр көне-буыннар дәвамчанлыгы, иҗади хезмәт кыйммәтләре, өлкән яшьтәге кешеләрнең тәҗрибәсе һәм зирәклеге турында искә төшерү өчен билгеләнгән үзенчәлекле дата.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү уңаеннан Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Николаева Наталья Васильевна социаль яклау бүлеге җитәкчесе Колсанова Ольга Алексеевна белән берлектә комплекслы үзәкнең йөзъеллыкны узган кешеләренә бүләкләр тапшырдылар.
04.10.2024 13: 00 сәгатьтә депутат Кудермәтова Ләлә Ринат кызы гражданнарны кабул итә.
Адресы: Тәтеш шәһ., Малкин ур., 39 йорт (хакимият бинасы)
1 октябрьдә, Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, Тәтеш муниципаль районы мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре бәйрәм визиты белән мәдәният тармагы ветераннарына бардылар.
1 октябрь көнне Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Бачшы авыл клубы мөдире балалар белән бергә файдалы мәтрүшкә үләннәреннән чәй ясау буенча "Алтын яшен данлыйбыз" ,акциясе оештырды.
1 октябрь көнне Килдеш урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары педагогик хезмәт ветераннарын һәм мәктәп хезмәткәрләрен Өлкәннәр көне белән котладылар.