ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

8 апрельдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көтелә:

 төнлә һәм иртән томан;

- көндез 15-20 м/с тизлектәге көчле җил (Казанда - 18 м/с кадәр), кайбер районнарда яшенле яңгыр явуы ихтимал.

Салым хезмәте оешмаларга һәм индивидуаль эшкуарларга Россия Федерациясе Салым кодексының 58 статьясындагы 9 пунктында каралган салымнарның исәпләнгән суммалары, салымнар буенча аванс түләүләре, җыемнар, иминият кертемнәре турында салым органына хәбәрнамә тапшыру бурычы турында искә төшерә (https://clck.ru/3KSUmB).

6 апрель көнне Байраш авыл мәдәният йортында Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган "Сәламәт тәндә, сәламәт акыл" дигән тематик сәгать үтте. 

Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. «Антиклещ» ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә.

6 апрель Жуково авылы мәдәният йортында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауга юнәлдерелгән мәгълүмати-пропаганда кампаниясен уздыру максатыннан «Барлык кеше өчен кагыйдәләр» дип исемләнгән, мәгълүмат сәгате булып узды. 

Тоталь диктант 2025

      5 нче  апрель көнне Мөслим авылында ата-аналар комитетларының "Дус сыйныф серләре"республика конкурсының финалы булып узды. 

2025 елның 5 апрелендә Тәтеш муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләре базасында «Тотальный диктант» Халыкара агарту акциясе узды.

 

5 апрель Байраш авыл җирлеге башлыгы Әсхать Гобәев, мәдәният хезмәткәрләре, авыл җирлеге сәркатибе Гыймадиев Камил Салават улын 85 яшьлек юбилее белән котлады, бүләк биреп, ныклы сәламәтлек теләделәр.

 

7 апрельдә район активының традицион киңәшмәсе булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International