ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе

17 сентябрьдә Алабирде авыл мәдәният йортында  "Без яшь футболчылар"дигән түгәрәк өстәл узды. Катнашучылар үзләренең тәэсирләре, җиңүләре һәм җиңелүләре белән уртаклаштылар. 
 

18 сентябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.

2024 елның 27 сентябреннән 20 октябренә кадәр вакыт аралыгында 11:33 тән 12:42 гә кадәр Татарстан өсте күгендә «көзге кояш интерференциясе» күзәтеләчәк.бу күренештә кояш нурланышын чыгарган радиодулкыннар эфир телевизион сигналын кабул итүгә комачаулык тудырырга мөмкин, ул вакытта яктылык берничә минутка элемтә иярчене һәм җир кабул итү станциясе белән бер линиядә урнашачак.


16
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

15 сентябрь көнне Байраш авыл мәдәният йортында "Минем гаилә-минем таянычым" дигән тематик акция узды. 

2024 елның 16 сентябрендә Тәтеш муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумы утырышы булды.

Тапшырулар белән килештерелгән һәм РТРС генераль дирекциясе тарафыннан расланган 2024 елга ремонт-профилактика эшләре графигы нигезендә филиал объектларында радиотапшырулар, телерадиотапшырулар («ТНВ» ТРК АҖ) һәм цифрлы эфир телерадиотапшыруларының аналог форматында программаларны сүндереп планлы эшләр башкарылачак: «ТНВ-Татарстан»; «Россия радиосы+Татарстан радиосы»; РТРС-1; РТРС.

Россия почтасы 2025 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясен башлап җибәрде.татарстанлылар 6 000 нән артык басмага язылырга мөмкин. шул исәптән республикада чыгучыларны да.

15 сентябрьдә «Байтик» җәмгыятендә «Чиста булачак»экологик хәрәкәт активы республика мәктәбе эшли башлады. Тәтешнең 1нче урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Надежда Спиридонова һәм Тәтешнең 2нче урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Гыйләҗева Әминә районыбыз данын яклыйлар.

 

«Гаилә кыйммәтләрен формалаштыруның традицион һәм инновацион технологияләре» Практик семинар практик биремнән башланды, анда һәр катнашучы: «Бәхетле гаиләдә кешеләр нәрсә эшли?» дигән сорауга җавап бирде.

 

Игътибар, анонс! 10 октябрьдә 18.30 сәгатьтә Тәтеш районы мәдәният йортында Чуаш эстрада артистлары Петр Ермолаев, Андрей Шадриков, Елена Иовлева, Андрей Смирнов һәм башкалар катнашында «Мунча ташшы» эстрада - юмористик концерты була.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International