Россия көне алдыннан «Форпост» үзәге педагог-оештыручысы «Минем ил армиясе» кызыклы квиз үткәрде.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе ГИМС Үзәгенең Кама Тамагы инспекторлык участогы җитәкчесе Алексей Ананьев су-биологик ресурслар буенча инспектор Илнур Гыйбадуллин белән берлектә балыкчыларны һәм суда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен үтәмәүче, үз куркынычсызлыгын санга сукмаучы кече үлчәмле суднолар йөртүчеләрен ачыклау буенча рейд үткәрде.
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы су басу зонасында төзелеш үзенчәлекләре турында сөйли. Мондый төзелеш территорияләрне куллануның махсус шартлары булган зоналар өчен билгеләнгән таләпләрне һәм чикләүләрне үтәп башкарылырга тиеш.
Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаганнар өчен кием тегү ательесында танып белү экскурсиясе оештырганнар.
10 июньдә безнең «Малыш» балалар бакчасында барлык балаларның һәм хәтта өлкәннәрнең яраткан тәм - томнарына-туңдырмага багышланган көн узды.
8 июньдә «Форпост» яшьләр хокук саклау хәрәкәте активистлары милли бәйрәм Сабантуен уздырганда полиция хезмәткәрләренә җәмәгать тәртибен саклауда ярдәм итте.
12 июнь 10.00 сәгатьтә Тәтеш шәһәренең Үзәк паркында Россия көненә багышланган «Йөрәктә мәңгегә Россия» дип исемләнгән бәйрәм концерты булачак.
15 июнь 18.00 сәгатьтә Тәтеш район мәдәният йортында Бакырчы авылы гармунчысы Навил Ибраһимовның «Яшьлек юлдашым-моңлы гармун» музыкаль – әдәби кичәсе булачак. Керү ирекле. Белешмәләр өчен телефон 2-57-58. Категория 0+
2024 елның 10 июнендә 9 сыйныфны тәмамлаучылар информатика буенча имтихан тапшыралар.
Нәтиҗәләр 2024 елның 26 июненнән дә соңга калмыйча билгеле булачак.
Киртәле мәдәният йортында "Пушкин картасы» Федераль проекты һәм «мәктәп укучылары өчен Мәдәният» Федераль проекты кысаларында Россиядә Пушкин көненә багышланган «Пушкин патшалыгында»танып белү-уен программасы узды.