ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

6 апрель көнне Байраш авыл мәдәният йортында Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган "Сәламәт тәндә, сәламәт акыл" дигән тематик сәгать үтте. 

Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. «Антиклещ» ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә.

6 апрель Жуково авылы мәдәният йортында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауга юнәлдерелгән мәгълүмати-пропаганда кампаниясен уздыру максатыннан «Барлык кеше өчен кагыйдәләр» дип исемләнгән, мәгълүмат сәгате булып узды. 

Тоталь диктант 2025

      5 нче  апрель көнне Мөслим авылында ата-аналар комитетларының "Дус сыйныф серләре"республика конкурсының финалы булып узды. 

2025 елның 5 апрелендә Тәтеш муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләре базасында «Тотальный диктант» Халыкара агарту акциясе узды.

 

5 апрель Байраш авыл җирлеге башлыгы Әсхать Гобәев, мәдәният хезмәткәрләре, авыл җирлеге сәркатибе Гыймадиев Камил Салават улын 85 яшьлек юбилее белән котлады, бүләк биреп, ныклы сәламәтлек теләделәр.

 

7 апрельдә район активының традицион киңәшмәсе булды.

МББУ "Килдеш урта гомуми белем бирү мәктәбендә" 5-6 сыйныф укучылары өчен урамнарда һәм юлларда балалар иминлеген саклау мәсьәләләре буенча «Юлларда сизелерлек бул» акциясе үткәрелде.  

Бөтендөнья сәламәтлек көне алдыннан 2025 елның 5 апрелендә Килдеш урта мәктәбенең 2-5 класс укучылары белән мавыктыргыч спорт-сәламәтләндерү чарасы — «Уйна - шәһәр «ишегалды уеннары булсын!». 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International