ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2025 ел
шимбә

8 февральдә Тәтеш шәһәренең чаңгы базасында кышның төп спорт чарасы - «Тәтеш чаңгы юлы-2025»массакүләм чаңгы узышы узды.

"Яңа ел могҗизасы"

7 февраль Тәтеш районы мәдәният йортында Туфан Миңнуллинның «Гөргөри кызын бирә» пьесасы буенча Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама драма театры куелышында музыкаль комедия булып узды.

7 февраль көнне Тәтеш муниципаль районының мәдәни-ял итү учреждениеләрендә Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көненә багышланган патриотик сәгатьләр, уен программалары, «Татарстан Республикасы гербы-Дәүләт символы» мәгълүмати - танып белү акцияләре узды.


7
февраль, 2025 ел
җомга

8 февральдә бөтен дөньяда Яшь герой-антифашистны искә алу көне билгеләп үтелә.

8 февральдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.

20 февраль  17.30 сәгатьтә Тәтеш район мәдәният йортында Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар елы кысаларында «Батырлык һәм намус!» дип исемләнгән, Ватанны саклаучылар көненә һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган  театральләштерелгән концерт программасы булачак. 

Барыгызны да бәйрәм-Татарстанның Дәүләт гербы көне белән котлыйбыз🤍  
Кар барсы-республикабызның аннан читтә дә билгеле булган символларының берсе. Нәкъ менә канатлы барс безнең гербны бизи. Ул 1992 елның 7 февралендә расланган.

Ел саен 7 февральдә ТР Югары Советының 1992 елның 7 февралендәге Карары белән расланган Татарстан Республикасы Дәүләт гербын кабул итү көне билгеләп үтелә.

Оборона - массакүләм һәм спорт эше айлыгы кысаларында Урюм урта мәктәбендә "Колорадо" һәм "Снайперлар"командалары арасында пляж волейболы буенча ярышлар узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International