Киртәле урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Зур сугышның кечкенә батырлары” дип аталган сыйныф сәгате үткәрелде

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 18 ноябрь көнне Киртәле урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-10 нчы сыйныфларында “Зур сугышның кечкенә батырлары” дип аталган сыйныф сәгате үткәрелде. Чарада укучылар өлкәннәр белән беррәттән дошманга каршы күтәрелгән Бөек Ватан сугышының кечкенә батырлары турында искә төшерделәр һәм аларның батырлыгы киләчәк буын өчен үрнәк булып тора дигән нәтиҗә ясадылар.

Соңгы яңарту: 2019 елның 30 ноябре, 10:17

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International