Зифа Кадырова гади китап укучылар арасында иң популяр язучы санала. Китапханәчеләр белән аралашканда да Зифа ханымны беренче итеп телгә алалар. Китап кибетләрендә дә аның әсәрләренә сорау бар.
Кыска гына вакыт аралыгында “Сагынырсың — мин булмам”, “Язмыш сынавы”, “Көтеп узган гомер”, “Бәхеткә юл кайдан?” китаплары аша укучылар мәхәббәтен яулаган Зифа Кадырова әдәби мөхиткә язгы ташкын кебек килеп керде. Һәркемгә таныш хис-тойгыларны үзәкләрне өзәрлек итеп тасвирлап, бик күпләрне үзенә әсир итте ул.
Соңгы яңарту: 2016 елның 27 гыйнвары, 11:22