“Тел - халыкның тере җаны” методик идеяләре җыелмасы” класстан тыш чаралар конкурсы

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе
 

2021 елның 22 мартыннан 30 маена кадәр Татарстан Республикасында туган телләр һәм халык бердәмлеге елы уңаеннан Тәтеш муниципаль районы мәгариф бүлеге  «Методик идеяләр җыелмасы. Тел - халыкның җанлы җаны» класстан тыш чаралар конкурсы үткәрә. Конкурсның максаты - алдынгы педагогик тәҗрибәне ачыклау һәм тарату, педагогик осталык тәҗрибәсе белән уртаклашуны оештыру өчен бирелгән тема буенча методик эшләнмәләр банкын төзү.

Конкурста катнашуга Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы мәгариф оешмалары педагоглары чакырыла.

Материаллар электрон рәвештә бирелә. Туган телләрендә эшләнмәләр кабул ителә. Дәрестән тыш чаралар методик эшләнмәләр конкурсында катнашучыларның барысы да исемле сертификатлар алачак.

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 16 апреле, 14:58

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International