Тәтеш-Россия төбәкләренең тарихи шәһәрләре Берлеге составына керүче, бай тарихи традицияләргә һәм уникаль мәдәни мираска ия, Иделдәге борынгы шәһәрләрнең берсе.
Шәһәр үзенең милли составы белән дә бик кызыклы, биредә элек-электән рус, татар, чуаш һәм мордвалар бердәм гаилә булып яши.
Шәһәрнең символы һәм тарихи үзәге булып -танылган баскычлы Вшиха тавы тора. Аның өстендә Тәтеш икенче каласы - б. э. к. I Меңьеллык -б. э. II меңьеллык башына кадәр, археология һәйкәле урнашкан.
Ун еллык фәнни тикшеренүләр ярдәмендә (2003-2013 еллар), тарих фәннәре докторы А. К.Руденко җитәкчелегендә, археологлар бу урында җирлекнең б. э. к. IX-VII гасырларда ук булганын ачыкладылар, ләкин 500 елга якын тәнәфестән соң ул VI - VII гасырда яңадан торгызылып шәһәр тибындагы бистәгә (ул заман стандартлары буенча)әверелде. II Тәтешкаласында археологик казу эшләре нәтиҗәсендә, Тәтеш туган якны өйрәнү музее фондларында сакланучы, бүгенге көндә 20 000 артык данәне тәшкил иткән, зур коллекция тупланган.
«Тәтеш шәһәре» муниципаль берәмлеге Татарстан Республикасының көньяк-көнбатыш өлешендә, Куйбышев сусаклагычының уң ярында урнашкан. «Тәтеш шәһәре» муниципаль берәмлеге Тәтеш муниципаль районының түбәндәге авыл җирлекләре белән чиктәш: Монастырь, Льяшево, Нармонка, Иваново. Көнчыгыш яктан, «Тәтеш шәһәре» муниципаль берәмлеге чиге Спас муниципаль районы белән Идел елгасы буйлап уза.
Тәтеш шәһәре күрше район үзәкләре: Буа, Апас, Кама Тамагы белән каты өслекле автомобиль юллары аша тоташтырылган. «Тәтеш шәһәре» муниципаль берәмлеге территориясе буенча төньяктан көньякка Казан-Ульяновск федераль автомобиль юлы уза. Халыкны һәм йөкләрне ташу автомобиль транспорты һәм җәйге вакытта су транспорты белән башкарыла. Су транспорты - Тәтеш шәһәре пристане булуы белән тәэмин ителә, аның составына порт краны белән йөк причалы һәм пассажир елга судноларын кабул итү өчен причал керә.
Тәтештән Ульяновск шәһәренә кадәр ара – 90 км, Казан шәһәренә кадәр – 140 км, Чабаксар шәһәренә кадәр – 220 км.
«Тәтеш шәһәре» муниципаль берәмлеге җирләренең гомуми мәйданы 8142 гектар тәшкил итә, аның составына Тәтеш ш., Питомник, Любимовка авылы һәм Красная Поляна авыллары керә - 3356 торак йорт исәпләнә, шуларның 84 күпфатирлы йортлар, аларга «Тәтеш Жилсервис» идарәче компаниясе хезмәт күрсәтә. Шәһәрнең Көнбатыш микрорайонында күп балалы гаиләләр өчен йортлар төзү өчен 10нан артык яңа урам бүлеп бирелгән.
"Тәтеш шәһәре" муниципаль берәмлегендә яшел зона гомуми мәйданның 522 гектарын яисә 6,4% тәшкил итә, аны саклау, яңадан торгызу һәм төзекләндерү белән 2 Урман хуҗалыгы учреждениесе – "Тәтеш урманчылыгы" дәүләт бюджет учреждениесе һәм "Тетюшлес" дәүләт бюджет учреждениесе, шулай ук "Тетюши-Зеленхоз" муниципаль унитар предприятиесе тәэмин итә.
«Тәтеш шәһәре» муниципаль берәмлегендә 11525 кеше яши. Милли составы: руслар, татарлар, чуашлар, мордвалар һәм башкалар.
2013 елда шәһәрдә Халыклар дуслыгы йорты ачылды.
Автомобиль транспортында пассажирлар йөртүне «Тәтеш АТП» ҖЧҖ һәм шәхси эшмәкәрләр тәкъдим итә. Даими автобус маршрутлары, шәһәр эчендәге, шәһәр яны, шәһәрара, өлкәара маршрутлар гамәлгә ашырыла. "Такси" хезмәтен "Волга","Такси Плюс" фирмалары тәкъдим итә.
«Тәтеш шәһәре» муниципаль берәмлегенең торак-коммуналь комплексы түбәндәге предприятиеләрдән тора: «Тәтеш җылылык челтәрләре предприятиесе» ААҖ, «Тәтеш-Водоканал» ААҖ, «Тәтеш Жилсервис» ҖЧҖ, район электр челтәрләре, газ хезмәте.
Элемтә базарында «Таттелеком»ААҖ Буа РУЭСының Тәтеш электр челтәренең чыбык элемтәсе операторы коммуникация хезмәтләрен башкара.
Шәһәрдә стационар сәүдә предприятиеләре, җәмәгать туклануы предприятиеләре, шул исәптән ашханәләр һәм кафелар, берничә кунакханә эшли.
Шәһәрдә 7 мәктәпкәчә учреждение, 4 гомуми белем бирү мәктәбе, шул исәптән кадетлар интернат-мәктәбе, Тәтеш дәүләт гражданлык яклау колледжы һәм Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы, автомәктәп, балаларга өстәмә белем бирү үзәге, балалар сәнгать мәктәбе, стендка ату буенча балалар сәнгать мәктәбе, балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе, Казанның «Батыр» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, Нәҗметдинов исемендәге шахматлар буенча спорт мәктәбе филиалы бар.
Тәтеш шәһәрендәактив рәвештә төрле спорт төрләре үсә: волейбол, ирекле көрәш, милли көрәш, футбол, җиңел атлетика, чаңгы ярышлары, стендка ату, өстәл теннисы, баскетбол, шашка һәм шахмат. «Барс» спорт комплексы, бассейн эшли, шәһәр микрорайоннарында балалар һәм спорт мәйданчыклары төзелде. Кышкы чорда шәһәрдә Көньяк микрорайонда 1 чаңгы базасы, техникум, көллият һәм «Барс»спорт-сәламәтләндерү комплексы территориясендә 3 боз шугалагы эшли.
Тәтеш шәһәрендә яшәүчеләргә дәвалау-профилактика ярдәме күрсәтү «Тәтеш үзәк район хастаханәсе» тарафыннан башкарыла.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Тәтеш муниципаль районында түбәндәге эшчәнлекләрне координацияли: 1) Республика матди ярдәм үзәгенең пособие һәм компенсацияләрне, торак-коммуналь субсидияләрне билгеләү һәм түләү, гражданнарга күрсәтелә торган социаль ярдәм чараларын исәпкә алу функцияләрен гамәлгә ашыручы 39 нчы филиалы эшчәнлеген координацияли; 2) "Тәтеш балкышы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, өлкәннәргә һәм инвалидларга социаль хезмәт күрсәтүне тәэмин итә һәм социаль-көнкүреш, социаль-медицина, социаль-психологик, социаль-хокукый һәм социаль-икътисади хезмәтләр күрсәтә.
Халыкка дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр күпфункцияле үзәктән тора, анда Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Тәтеш бүлеге; «Татарстан Республикасы буенча җир-кадастр палатасы» федераль дәүләт учреждениесенең Тәтеш районы бүлеге; «Ростехинвентаризация – Федераль БТИ» федераль дәүләт унитар предприятиесенең Татарстан Республикасы буенча филиалы; «Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре Палатасы»муниципаль учреждениесе урнашкан.
Шәһәр һәм районның социаль-икътисади, мәдәни үсеше юнәлешләре «Авангард» газетасы битләрендә, «ТәтешМедиа»җирле телевидениесенең яңалыклар тапшыруларында яктыртыла.
Мәдәният өлкәсендә үз эшчәнлекләрен район мәдәният йорты, Людоговка мәдәният йорты, «Тәтеш төбәге тарихы музее», Тәтеш балалар сәнгать мәктәбе, үзәк китапханә, балалар китапханәсе үз эченә ала.
Шәһәрнең визит карточкасы-Тәтеш ягы тарихы музее-Татарстан Республикасының иң борынгы музейларының берсе. Шәһәрнең төньяк тарихи өлешендә урнашкан, XIX гасыр торак архитектурасы һәйкәле - 1 нче гильдия сәүдәгәре, Тәтеш һәм Буа шәһәрләренең нәселдән килгән Мактаулы гражданины, эре икмәк сатучы, эре сәүдә фирмалары хуҗасы Петр Васильевич Серебряковның йортын һәм хуҗалык корылмаларын били.
Бер гасыр чамасы вакыт эчендә музей фондында 43 меңгә якын музей әһәмиятендәге предметлар исәпләнә башлый. Алар арасында XII-XIX гасыр кораллары, XIX гасыр чылбырлы тимер подшлемник, XVIII– XIX гасыр сугышчысы – кавалергард полкының кираса кораллары бар. Фарфор, яктырткычлар, җиһазлар, төрле милләт вәкилләре киемнәре һ. б. коллекцияләр җыелган.
Музей үз төбәген данлаган якташларының исемнәре белән таныштыра. Алар - танылган галим, профессор Г.Х.Камай, СССР сәнгать академиясенең хакыйкый әгъзасы, халык рәссамы М.В. Куприянов (Кукрыниксларның берсе), танылган спортчылар Олимпия чемпионнары А. Н. Воробьев һәм С. А. Демина, ТАССР һәм РСФСРның атказанган табиблары: медицина фәннәре докторы А. М. Боголюбов, Н. Я. Соколов һәм башкалар.
Соңгы ун елда Тәтеш музееның җәлеп итүчән образы формалаша, аның аудиториясе сизелерлек киңәя, музейның үзенчәлеге күп функцияле булуында чагыла.
Музей грант эшчәнлегенең актив катнашучысы булды. Алты проектны тормышка ашыру башка эшчәнлек дәрәҗәсенә чыгарга мөмкинлек бирде.
Музей эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе-керү туризмын үстерү. Фәнни-гамәли семинарларда, түгәрәк өстәлләрдә, форумнарда, ел саен үткәрелә торган махсуслаштырылган халыкара KITS күргәзмәләрдә катнашу , хезмәттәшлеккә керергә, туристик агентлыкларны үзенә җәлеп итәргә ярдәм итте. Музей коллективы күптәннән гадәти экскурсиядән тыш, социаль-мәдәни эшчәнлекнең оригиналь формаларын башлап җибәрүче һәм озатучы булды, шулай итеп, Тәтеш төбәген туристик хезмәтләр базарында күрсәтте.
Төрлеләндерелгән туристик маршрутлар, шәһәрнең яңа төзелгән брендлары, тарихи материалны гадәти булмаган тапшыру, якты персонажлар, эксклюзив балык ризыклары белән ипи-тозлы кабул итү, интерактив театр элементлары инде берничә ел дәвамында безгә илнең төрле почмакларыннан һәм чит ил кунакларын җәлеп итә.
Бүген Тәтеш шәһәренә килә торган туристларның шәһәрләр һәм илләр географиясе киң : россиялеләрдән башлап, чит ил туристларына кадәр бар .
Бүгенге көндә туризмның түбәндәге төрләре популярлаша: мәдәни - танып белү туризмы, этнотуризм, вакыйгалар туризмы, Хаҗ туризмы. Ел саен туристлар агымы, суднолар һәм автобус турлары саны, хезмәттәшлеккә кергән компанияләр һәм фирмалар саны арта.
Соңгы яңарту: 2022 елның 11 декабре, 16:44