Гаиләнең җан башына уртача керемен исәпләгәндә медицина хезмәткәрләренә махсус социаль түләүне исәпкә алу турында

«Дәүләт һәм муниципаль сәламәтлек саклау системасына керүче һәм мәҗбүри медицина иминиятенең база программасында йә мәҗбүри медицина иминиятенең территориаль программаларында катнашучы медицина оешмалары хезмәткәрләренә өстәмә дәүләт социаль ярдәме турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2022 елның 31 декабрендәге карары белән дәүләт һәм муниципаль сәламәтлек саклау системасына керүче һәм мәҗбүри медицина иминияте база программасын гамәлгә ашыруда катнашучы медицина оешмаларының аерым категорияләренә махсус социаль түләү каралган.

Махсус социаль түләү медицина оешмалары мәгълүматлары нигезендә ай саен башкарыла.

Айлык пособиегә хокук, әгәр гаиләнең җан башына уртача кереме күләме Россия Федерациясе субъектында айлык пособие билгеләү өчен мөрәҗәгать итү датасына мөрәҗәгать итүченең яшәү урыны (тору  урыны)  буенча билгеләнгән җан башына яшәү минимумы күләменнән артмаса барлыкка килә.

Гаиләнең җан башына уртача керемен исәпләгәндә, Россия Федерациясе законнары һәм (яки)Россия Федерациясе субъекты законнары, җирле үзидарә органнары актлары (карарлары) нигезендә алынган пенсияләр , пособиеләр һәм башка шундый ук түләүләр, шул исәптән мәҗбүри социаль иминиятләштерү буенча түләүләр һәм компенсация характерындагы түләүләр исәпкә алына.

Шулай итеп, медицина хезмәткәрләренең аерым категорияләренә махсус социаль түләү, баланың тууы һәм тәрбияләнүе белән бәйле айлык пособиегә хокукны билгеләү өчен гаиләнең җан башына уртача керемен исәпләгәндә исәпкә алына.

Соңгы яңарту: 2023 елның 14 июле, 13:11

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International