“Мин үз илемнең Бөек Ватан сугышында Җиңүе турында нәрсә беләм?”

7 май 2020 ел., пәнҗешәмбе

Балалар сәнгать мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары “Мин үз илемнең Бөек Ватан сугышында Җиңүе турында нәрсә беләм?” дип исемләнгән Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган чарада катнаштылар. Укучыларның эшләреннән күренгәнчә, Ватан өчен һәлак булган сугышчылар турындагы якты хатирәләр барлык гаиләләрдә саклана һәм буыннан-буынга тапшырыла. Балалар күп кенә гаиләләрдә фронттан бабалары җибәргән хатлар сакланып калган, дип язалар. Бу көннәрдә, күз яшьләре белән, аларны кабат-кабат укыйлар.
Сораштыру күрсәткәнчә, балалар совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүен илебез тарихында бик мөһим вакыйга дип саныйлар. Балалар Җиңүне патриотизм, Ватанга мәхәббәт, гаделлек, тынычлык, бөтен җирдә яшәүнең гаять зур тантанасы буларак кабул итәләр. Алар җиңүнең нинди югалтулар бәрабәренә ирешүен, Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерләрен биргән туганнарын, якыннарын хөрмәтләп беләләр. Безнең, исән-сау, сугыш ветераннары көннән-көн кими бара. Аларның сүзләре хисләр белән тулы һәм үз иреген генә түгел, ә бөтен Европа халыкларының иреген дә саклаган илебез өчен чын горурлык. Безнең Россиянең шундый лаеклы патриотлары үсүенә без бик шат!

Соңгы яңарту: 2020 елның 7 мае, 16:45

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International