Ямбакты авылы мәдәният йортында Раштуа кичәсе бик күңелле узды

Ямбакты авылы мәдәният йортында Раштуа кичәсе бик күңелле узды. Мәдәният йорты мөдире әлеге бәйрәмнең килеп чыгышы, аның гореф-гадәтләре турында сөйләде. Балалар Раштуа шәменә карап теләк теләргә мөмкин булганлыгы һәм ул изге һәм якты булган очракта гына тормышка ашачак икәнлеге хакында белделәр. Әлеге кичәдә катнашучыларның барысы да истәлекле бүләкләргә ия булды. Шулай ук яшьләр бик теләп төрле бәйгеләрдә, уеннарда, викториналарда, кыска сәхнәләштерүләрдә катнаштылар.

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 12:07

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International