Хөрмәтле тикшерү органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез — Россия Федерациясе Тикшерү органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Тикшерү органнары хезмәткәрләрен югары юридик белем һәм хокукый җаваплылык аерып тора. Сезнең алда гражданнарның хокукларын яклау, җинаятьләрне оператив һәм сыйфатлы итеп ачу буенча җитди бурычлар куелды. Кешеләрнең язмышына кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүдә сезНЕ таләпчәнлек һәм игътибарлылык, гаделлек һәм кешелеклелек берләштерә. Закон сагында булганда, сез антыгызга һәм Ватан алдындагы бурычыгызга тугры каласыз.
Сез киләчәктә дә дәүләт һәм безнең районда яшәүче һәр кеше мәнфәгатьләрен фидакарь якларсыз дип ышанам. Сезгә һөнәри эшчәнлегегездә уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!
Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р.Х. Сафиуллов
Соңгы яңарту: 2021 елның 22 июле, 10:37