Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләре көне белән!

Хөрмәтле хәрби хезмәткәрләр, тармак хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләре көне белән котлыйбыз!

Без барыбыз да үз йортларыбызда тынычлык һәм иминлек, иртәгәсе көнгә ышаныч, районның, төбәкнең һәм гомумән илнең һәр кешесенең бәхетле елмаюлары һәм ышанычлы киләчәге сезнең һөнәри тәҗрибәгезгә, иң катлаулы хәлләрдә беренче булып ярдәмгә килергә әзерлегегезгә бәйле икәнен аңлыйбыз.

Хәрби традицияләргә тугры калып, сез һәрвакыт Ватаныбыз сагында, җинаятьчелек һәм терроризмга каршы көрәшнең алгы чигендә торасыз, еш кына үз тормышыгызны куркыныч астына куеп, хәрби һәм хезмәт бурычларын үтисез.

Иң җылы рәхмәт  һәм хөрмәт сүзләрен тармак ветераннарына җиткерәбез. Чөнки нәкъ менә алар Ватанга хезмәт итүгә күп көч куйганнар. Нәкъ менә алар үз үрнәкләре белән яшь буынны намус белән һәм мактауга лаеклы хезмәт итәргә, беренче адымнарыннан ук мундир намусын һәм хезмәт абруен сакларга өйрәтәләр.

Чын күңелдән барыгызга да сәламәтлек, бәхет, уңышлар телим!

 

Тәтеш муниципаль районы башлыгы                                                          Р.Х. Сафиуллов

Соңгы яңарту: 2021 елның 26 марты, 17:43

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International