Хөрмәтле Тәтеш муниципаль районы мөселманнары!

Сезне чын күңелдән иң зур дини бәйрәмнәребезнең берсе Корбан гаете белән тәбрик итәм!

Корбан бәйрәме милләтебезне рухи камиллеккә өнди, төрле милләт һәм дин вәкилләренең үзара бердәмлеген ныгыта, халкыбызның гасырлар буе тупланган бай мирасын яңарту һәм баетуга, үсеп килүче буында ислам диненең иң яхшы гореф-гадәтләрен саклап һәм үстереп, җәмгыятьтә югары әхлакый кыйммәтләр урнашуга ярдәм итә.

Бу юмартлык, шәфкатьлелек һәм игелек бәйрәме республикабыз һәм районыбыз мөселманнарының бердәмлеген, татулыгын арттырсын, дини бәйрәмнәребезгә, яшьләребезне мәчетләргә җәлеп итүгә, рухи тәрбия бирүгә игътибар артканнан-арта барсын.

Аллаһ Тәгалә Сезгә һәм гаиләгезгә бәрәкәт, йортыгызга иминлек һәм тынычлык, күңелегезгә иман нуры, шәфкать һәм мәрхәмәт иңдерсен. Чалган корбаннарыгыз, гает иртәләрендә кылган догаларыгыз кабул булып, аның әҗерен күрергә насыйп итсен, илләребез имин, дөньяларыбыз тыныч булсын.

Корбан гаете мөбарәк булсын!

 

Ихтирам белән,

Тәтеш муниципаль  районы башлыгы                                                                               Р.Х. Сафиуллов

Соңгы яңарту: 2021 елның 22 июле, 10:28

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International