Хөрмәтле Тәтеш муниципаль районы почта элемтәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары!

2021 елның 11 июле, якшәмбе
 

Сезне һөнәри бәйрәмегез - Россия почтасы көне белән котлыйм!

Хәзерге вакытта почта элеккечә үк җәмгыятьнең социаль-җитештерү инфраструктурасының аерылгысыз өлеше булып тора һәм төп тарихи бурычны гына үтәп калмыйча, почта китерү, мәгълүмати-коммуникацион хезмәтләр дә күрсәтә.

Бүген безнең районның почта тармагында менә дигән, җаваплы, һөнәрләренә тугры кешеләр эшли.

Хөрмәтле почта элемтәсе хезмәткәрләре! Бу бәйрәм көнендә сезнең авыр һәм шундый кирәкле хезмәтегез, профессиональлегегез, сабырлыгыгыз һәм сайлаган эшегезгә тугрылыгыгыз өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезгә һөнәри һәм шәхси уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет һәм бәйрәм кәефе телим!

 

Тәтеш муниципаль районы башлыгы                                                              Р.Х. Сафиуллов

Соңгы яңарту: 2021 елның 13 июле, 09:29

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International