Хөрмәтле Тәтеш муниципаль районы ветеринария хезмәте хезмәткәрләре һәм ветераннары!

2021 елның 31 августы, сишәмбе
 

Һөнәри бәйрәмегез - Ветеринария хезмәткәре көне белән ихлас котлауларымны кабул итегез!

Сезнең игелекле һөнәрегез - иң борынгыларның берсе. Биредә очраклы кешеләр юк, һөнәргә мәрхәмәтлелек һәм хайваннарга карата олы мәхәббәт хисләре булган кешеләр килә. Сез үзегезнең көндәлек хезмәтегез белән хайваннар сәламәтлеген саклауны тәэмин итәсез, терлекчелек продукциясе сыйфатын, аны эшкәртү һәм саклау кагыйдәләрен үтәүне тикшереп торасыз.

Кирәкле эшегез өчен сезгә зур рәхмәтләремне җиткерәм. Сайлаган һөнәрегезгә тугры булуыгыз һәм эшкә җаваплы каравыгыз ихтирам уята.

Сезгә нык сәламәтлек һәм яхшы кәеф, бәхет һәм иминлек, гаилә җылысы, хезмәтегездә уңышлар телим!

 

Тәтеш муниципаль районы башлыгы                                                        Р.Х. Сафиуллов

Соңгы яңарту: 2021 елның 1 сентябре, 08:07

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International