Сезне чын күңелдән спорт һәм сәламәтлек бәйрәме - Физкультурачылар көне белән котлыйм!
Бүген спорт белән шөгыльләнүнең тормыш нормасына әйләнүен аңлау бик күңелле. Спорт кешеләргә сәламәтлек, көч, матурлык алып килә, характерны чыныктыра һәм кыенлыкларны җиңәргә өйрәтә. Физкультура һәм спорт яшьләрне тәрбияләүдә, аның физик һәм әхлакый культурасын күтәрүдә күп кенә социаль проблемаларны хәл итүнең мөһим өлеше булып тора.
Бу көнне физкультура һәм спорт һөнәренә ия булган кешеләргә аерым рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре әйтелә. Сезнең рекордлар һәм казанышларыгызның шатлыгы озак вакытлар безнең белән кала һәм районыбыз елъязмасы битләрендә лаеклы урын алып тора.
Сезгә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, үз көчегезгә ышаныч һәм спорт ареналарында яңа җиңүләр телим!
Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р.Х. Сафиуллов
Соңгы яңарту: 2021 елның 13 августы, 16:43