Сезне чын күңелдән Һава-десанты гаскәрләре көне белән котлыйм!
Россиянең Һава-десанты гаскәрләренең традицияләре дә бай, ә канатлы пехотада хезмәт итү һәрвакыт катлаулы, җаваплы эш һәм мактаулы исемгә лаек булды. Аның бүлекчәләре сугышчылары һәрвакыт какшамас характер, бердәмлек һәм ярдәмчеллек белән көчле. Бүген дә һава-десанты гаскәрләре алдында Ватаныбызны саклау буенча җитди бурычлар тора. Десантчы сугышчылар һәрвакыт илебезнең оборона сәләтен һәм милли иминлеген ныгытуга саллы өлеш кертер дип ышанам.
Барлык десантчыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына, һава-десанты гаскәрләре ветераннарына нык сәламәтлек, бәхет, күңел күтәренкелеге, тыныч күк йөзе, бөек Ватаныбызга хезмәт итүдә яңа уңышлар һәм яңа казанышлар телим!
Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р.Х. Сафиуллов
Соңгы яңарту: 2021 елның 30 июле, 13:23