Акция Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм локаль сугышларда катнашучыларга медицина ярдәме өчен акча җыю максаты белән үткәрелә. “Кызыл канәфер” - Ватан өчен көрәшкән сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган каһарманнарны искә алу һәм хәзерге вакытта исән булган ветераннарга рәхмәт белдерү символы. Әлеге билгене 15 июльдә 15:00 сәгатьтә үзәк паркта сатып алырга мөмкин булачак. Шулай ук акция 20 июль көнне 09:40 сәгатьтә район мәдәният йорты мәйданында узачак.
Соңгы яңарту: 2020 елның 14 июле, 10:42