Тәтеш татар урта мәктәбендә “Аҗаган-2020” хәрби-патриотик уены уздырылды

Оборона-массакүләм, хәрби-патриотик һәм спорт эшләре айлыгы кысаларында, Тәтеш татар урта мәктәбендә “Аҗаган-2020” хәрби-патриотик уены уздырылды.  5-11 нче сыйныф укучылары өчен мавыктыргыч ярышлар үткәрелде. Командирлар рапорт тапшырдылар, ә судьялар һәр команданың әзерлеген тикшерде. Маршрут кәгазьләре алынганнан соң,  барысы да ярышларга киттеләр. Командаларга үз белемнәрен һәм осталыкларын уенның биш этабында күрсәтергә туры килде:  “Җыр конкурсы”, “Медицина”, “Снайпер”, “Туган ягым”, “Спорт конкурсы”.

Уен бик бердәм һәм оешкан төстә узды. Барлык командалар да этапларны бик лаеклы үттеләр. Катнашучылар зур түземсезлек белән иң җаваплы мизгелне — ярышларга йомгак ясауны көттеләр. Судьяларга  җиңел булмады: командалар шулкадәр яхшы чыгыш ясады ки, иң яхшыларны билгеләү бик авыр булды. Уен нәтиҗәләре буенча беренче урынны 9 нчы сыйныф алды.

 

Соңгы яңарту: 2020 елның 26 феврале, 14:26

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International