Ямбакты авыл китапханәсендә "Россия гыйбадәтханәләре" әдәби композициясе үткәрелде

Ямбакты авылы китапханәсендә 5-9 сыйныфта укучылар өчен “Россия гыйбадәтханәләре” әдәби композициясе үткәрелгән иде. Кичәне алып баручылар китапханәче О.Егорова һәм авыл Мәдәният йорты мөдире О.Земкова православие чиркәүләре, аларның тарихы һәм кеше тормышындагы әһәмиятләре хакында сөйләделәр. Җыелучыларны, мәхәлләсе 1714 елдан бирле эшләп килүче Ямбакты Троицк чиркәве белән дә таныштырдылар. Аудиоязмага яздырылган җырлар һәм чаң тавышы мелодияләре яңгыратылды.

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:24

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International