“Бөек бәйрәм - Җиңү көне”

25 май 2020 ел., дүшәмбе
 

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында өстәмә белем бирү үзәгенең “Ай корабы” балалар иҗтимагый оешмасы (укытучы Җәббарова Э.Н.) берләшмәсендә “Бөек бәйрәм - Җиңү көне” дип исемләнгән дистанцион онлайн дәрес узды. Дәресне үткәрүнең максаты - балаларның музыкаль, иҗади эшчәнлек процессында Бөек Ватан сугышы турында күзаллауларын киңәйтү өчен шартлар тудыру. Балалар зур кызыксыну белән “Бөек бәйрәм - Җиңү көне” видеофильмын карадылар, сугыш турында җырлар һәм шигырьләр тыңладылар. Ишеткәннәрдән алган тәэсирләр белән балалар Җиңү турында шигырьләр яздылар, шулай ук үз Ватанын саклап калган солдатларның бөек батырлыгы турында рәсемнәр ясадылар.

 

Соңгы яңарту: 2020 елның 25 мае, 08:44

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International