
2021 нче елның 20 нче апрелендә “Балалар иҗат үзәге” МББУнда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган “Тукайны укыйбыз” – “Тукай укулары” муниципаль иҗади конкурсы узды. Конкурсның максаты-сәләтле балаларны ачыклау һәм бүләкләү, бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатын Тәтеш муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләр һәм 1-11 сыйныф укучылары арасында популярлаштыру, Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халык бердәмлеге елында милли өстенлекләрне пропагандалау. Конкурста районның 25 гомуми белем бирү оешмасыннан 75тән артык катнашучы катнашты.
Соңгы яңарту: 2021 елның 21 апреле, 11:34