12 июньдә, Россия көне уңаеннан, Балалар китапханәсе хезмәткәрләре паркта “Сезне китап укырга, рәсем ясарга, уеннар уйнарга чакырабыз”, “Журналлар илендә”, “Барысы да Россия турында” дип исемләнгән китап күргәзмәләре оештырдылар.
Балалар “Минем Россиям” дип исемләнгән уен-викторинада актив катнаштылар, үзләренең илебез турындагы белемнәрен күрсәттеләр һәм Россиянең күренекле урыннары турында күп кызыклы мәгълүмат алдылар.