Бүген безнең шәһәрдә “Татарстан кроссы – 2019” узды, анда оешма һәм предприятиеләрнең хезмәт коллективлары катнашты.
Җыелучыларга сәламләү сүзе белән башкарма комитет җитәкчесе Аркадий Борисович Семенычев мөрәҗәгать итте. Йөгерешнең баш хөкемдары Рәшит Габдрахманов инструктаж үткәрде һәм катнашучыларга старт бирде.
Катнашучылар маршруты Свердлов урамы буенча Җиңү паркыннан Дан Монументына кадәр узды.
Финишта кросста катнашучыларны тәм-томнар белән кайнар чәй көтә иде.