Ханжин П.С исемендәге Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә быел 81 бала беренче сыйныфка укырга керде. «Миләшкәй» балалар бакчасындагы мәктәпкә әзерләнү төркеме алар белән һәм мәктәп белән танышырга дип экскурсиягә килде. 1 А сыйныфы укытучысы Борисова Е.С. нәниләргә интерактив тактаның мөмкинлекләрен күрсәтте. 1 Б сыйныфы укытучысы Кондакова Г.Б. балалар бакчасыннан килгән кунакларны парта артына утыртып, үзләрен «укучы» итеп тоярга мөмкинлек бирде, күңелле зарядка да үткәрде.1 В сыйныфы укытучысы Аввакумова Л.А. үз укучыларының бер ай эчендә нәрсәләргә өйрәнүе турында сөйләде. Балалар 4 нче сыйныф укучылары янында да, мәктәп ашханәсендә дә булдылар, очрашудан канәгать булып, тизрәк укырга керәселәре килеп, тәрбияче апаларына ияреп, кайтып киттеләр.