"Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында 29 сентябрь көнне Алабирде авылы китапханәчесе Нигматуллина Чулпан “Миләшкәй” балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре белән “Һәрвакыт игелек кыл” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. “Күгәрчен һәм кырмыска” дигән татар халык әкиятен укыганнан соң, балалар “Нәрсә ул игелек?” дигән сорауга җавап бирергә тырыштылар. Соңыннан төрле уеннар уйнадылар, җыр тыңладылар һәм китапханәче алып килгән тәмле күчтәнәчләр белән сыйландылар.