"Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙ ТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН» акциясе кысаларында, 29 сентябрь көнне Олы Тархан авылы Мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында тол калган Маштеева Асия Гаяз кызы янына бардылар. Мәдәният хезмәткәрләре Асия апага үзләренең теләкләрен теләп, күчтәнәчләрен тапшырдылар. Асия апа рәхмәтләрен әйтеп, дога кылып калды.

